Салым салу системасының “Һөнәри табышка салым” кертелүе турында нәрсәләр белергә кирәк
Җәмгыять

Салым салу системасының “Һөнәри табышка салым” кертелүе турында нәрсәләр белергә кирәк

Районның баш салым инспекторы Раилә Низамиева мәгълүматлары буенча, 2018 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасында 2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр “Һөнәри табышка салым” махсус салым тәртибе билгеләү буенча эксперимент уздыруны тәртипкә салучы документлар пакеты кабул ителде, әлегә ул Россиянең дүрт төбәгендә кертелә: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстан Республикасы.

(Тәтеш, 29 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Энҗе Алимова). Физик затлар, шул исәптән милектән файдаланудан, шулай ук эшләгән вакытта аларның эш бирүчеләре булмаган һәм хезмәт килешүе буенча ялланган хезмәткәрләр җәлеп ителмәгән эшчәнлектән табыш алучы шәхси эшкуарлар, эшчәнлекне тормышка ашыру урыны Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре территорияләре булып торганда, яңа тәртиптән файдаланырга мөмкиннәр.

Яңа тәртип өчен салым базасын билгеләгән вакытта соңгы табышны календарь елда 2,4 миллион сумнан арттыра алмыйлар. Сәүдә иткәндә акциз товарлар һәм мәҗбүри маркировкага ия товарлардан; товарларны алып сатканда яки шәхси, йорт кирәк-яраклары өчен файдаланыла торган милеккә, мөлкәттән тыш булган хокуктан; файдалы казылмалар чыгарган һәм саткан вакытта; йөкләмә килешүләре нигезендә башка затлар мәнфәгатендә эшкуарлык эшчәнлеген, ко­миссия килешүләрен яисә агентлык килешүләрен тормышка ашырган вакытта әлеге салым тәртибеннән файдаланырга ярамый. Нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар, бәя куючылар, җир үлчәүчеләр яңа тәртипне куллана алмыйлар.

Товарлар сатудан кергән табыш салым салу объекты дип таныла (эшләр, хезмәтләр, милек хокуклары). Салым вакыты булып календарь ай исәпләнә. Физик затларга товарлар һәм хезмәтләрне тормышка ашырганда салым ставкасы –­ 4 процент, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар саткан вакытта – 6 процент. Салым ставкалары 10 ел дәвамында артмаячак, ә яңа тәртипне файдалану өчен салым базасы кимемәячәк. 

“Һөнәри табышка салым – бу өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым тәртибе. Аңа ирек­ле рәвештә күчәргә мөмкин. Әлеге тәртипкә күчмәгән салым түләүчеләрнең салымнарны башка салым салу системасы хисабы белән, алар гадәттәге тәртиптә куллана торган, түләү бурычы кала. Яңа махсус салым тәртибенә күчкән физик затлар һәм шәхси эшкуарлар (үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр) мөстәкыйль эшчәнлектән табышларга салымны бары тик ташламалы ставка буенча гына түли алалар – 4 яки 6 процент. Бу бизнесны легаль алып бару һәм эшләгән табышны законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф куркынычыннан тыш алу мөмкинлеген бирә, – дип хәбәр итә Раилә Рафаис кызы. – Яңа тәртипне кулланган вакытта пенсия фондына иминият взнослары түләү буенча бурычлар юк, моның белән бергә РПФга взносларны ирекле нигездә тормышка ашырыр­га була. Россия федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтында урнаштырылган “Минем салым” мобиль кушымтасы салым органнары белән барлык үзара бәйләнешне, салымнарны теркәү һәм түләүне кертеп, салым инспекциясенә килеп тормыйча гына тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Салымны исәпләп чыгаруны “Минем салым” кушымтасында китереп чыгарылган исәп-хисап турындагы мәгълүматлар нигезендә ай беткәннән соң салым органы тормышка ашырачак. 

Отчет өчен чираттагысы, айның 12нче числосына кадәр, үзен эш белән тәэмин итүчегә салым суммасы түләү белдерүе буенча төзеләчәк һәм юлланачак. Салымны түләү вакыты – чираттагы отчет өчен айның 25нче числосыннан да соңга калмыйча.  

Шуның белән бергә салым исәп-хисабын тәкъдим итү буенча йөкләмәләр юк. “Һөнәри табышка салым” тәртибенә күчкән салым түләүчеләр контроль-касса техникасы кулланудан азат ителә – сатып алучылар белән барлык түләүләр, сатып алучыга касса чегы булдыру һәм юллауны кертеп, “Минем салым” мобиль кушымтасында турыдан-туры тормышка ашырыла. 

Салымга 10 мең сум күләмендә акча тотып калу каралган, теркәлгәннән соң ук ул мобиль кушымтада исәп­ләп язылачак һәм салым түләү дәрәҗәсе буенча даими күчереп алыначак: әгәр салым 4 процент ставка буенча түләнсә, ул чакта табыштан тотып калган акча 1 процент тәшкил итә; ставка 6 процент булган вакытта, табыштан тотып калган акча 2 процент тәшкил итә”.  
 


Нет комментариев