Самавыр тарихына сәяхәт
Түбән Тархан авылында татар халкының иң күркәм йолаларын олылаучы, күңелләрне җылытучы бик матур һәм истәлекле чара үтте.
Түбән Тархан җирлек китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова авылның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә чын мәгънәсендә җанлы, тарихи һәм табигать кочагында рухи азык бирә торган очрашу оештырды.
Бу күркәм чара гади генә башланмады: анда катнашучылар иң элек табигатьнең иң гүзәл почмагына – саф, салкын сулы чишмә аккан урынга юл тоттылар. Самавыр кайнату өчен суны нәкъ менә шушы чишмәдән алу очрашуга үзенчәлекле бер җылылык һәм милли рух өстәде.
Чарада катнашучылар шуннан соң авыл янәшәсендәге болынга бардылар. Алар табигать биргән хәзинәләрне – хуш исле, дәвалау үзлекләренә ия дару үләннәрен җыйдылар. Җыеп алынган яшел үләннәрнең исе, табигатьнең матурлыгы һәркемгә күтәренке кәеф, җан рәхәтлеге өстәде.
– Очрашу барышында самавырның барлыкка килү тарихы һәм безнең халыкта чәй эчү йолалары турында бик кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә оештырылды. Самавырлы өстәл янында узган очрашу татар гаиләсендәге бердәмлекне, дуслыкны саклауда нинди зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Катнашучылар үзләренең балачакларын, яшьлек елларын искә алдылар, гаилә, тормыш-көнкүреш турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, – диде Гүзәл Шәмсетдинова.
Чишмә суы, самавырдан күтәрелгән пар очрашуга тагын да күңеллелек, ә табигатьтә үскән үләннәрдән ясалган чәй гаҗәеп бер тәмлелек һәм шифа өстәде.
– Ачык һавада, табигать кочагында самавыр куеп, хуш исле чәй әзерләнде. Катнашучылар табигатьнең гүзәллегеннән ләззәт алдылар. Тәмләп чәй эчү, ихлас сөйләшеп утыру һәркемнең күңелендә якты тәэсирләр калдырды, – дип билгеләп үтте Гүзәл Наил кызы.
Мондый чаралар күркәм йолаларны, туган җиргә, табигатькә булган яратуны сакларга, аны яшь буынга җиткерергә ярдәм итә, авыл кешеләрен берләштерә.
фотоны Гүзәл Шәмсетдинова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев