Тәтешнең мәдәни-күңел ачу үзәгендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләрнең “Җәлил укулары” II Халыкара әдәби бәйгесенең муниципаль этабы узды.
(Тәтеш, 24 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Сиринә Сәйфетдинова (автор фотосы)). Анда шәһәрдәге 1нче, 2нче, татар урта мәктәпләре, Бакырчы, Бидәңге, Алабирде, Зур Әтрәч, Байраш, Келәш, Олы Тархан, Урюм, Нармонка, Киртәле мәктәпләре укучылары, видеоязма җибәргән шәһәрдәге “Башаккай”, “Әкият”, “Сабый”, “Миләшкәй”, “Каенкай” балалар бакчалары сабыйлары, Килдеш мәктәбе укучылары катнашты.
Бәйгедә каһарман шагыйрьнең шигырьләре татар, рус, чуаш телләрендә яңгырады. Балалар дулкынландылар, бер-берләре өчен сөенделәр, сәнгать әсәрләрен ялкынланып сөйләделәр.
“Әлеге бәйгене башта үзебезнең мәктәп күләмендә уздырдык. Аннары яхшы чыгыш ясаучыларны сайлап алып, муниципаль этапка алып бардык. Быел биш укучыны әзерләдек. Шунысы сөендерә, ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез, 1нче, 2нче, 3нче урыннар яулыйбыз. Укучыларыбыз бәйгедә бик теләп катнаша. Быел аеруча ошады, яхшы оештырылган, бинасы иркен, якты, матур, җылы. Монысы да бик мөһим, дип саныйм”, – диде Бидәңге мәктәбе укучыларын бәйгегә әзерләп алып килгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Румия Гыйззәтова.
Жюри составындагы татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, районның мордва милли ассоциациясе Советы вәкиллеге җитәкчесе Ирина Николаева, рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Татьяна Лубганс, мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Миләүшә Халитова, 1нче урта мәктәп директорының уку эшләре буенча урынбасары Румия Шәйхетдинова һәр чыгышны дикъкать белән тыңлап, балаларның сәләтенә сокланып утырдылар. Кыскасы, аларга бер дә җиңел булмагандыр диясе килә, чөнки 116 бала арасыннан иң-иңнәрен сайлап алырга туры киләчәк.
“Җәлил укулары” бәйгесендә җиңүгә ирешүчеләр Тәтештә узачак зона этабында районыбызны тәкъдим итәчәк.
Нет комментариев