Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Римма Гомәрова җитәкчелегендә уздырылган мәктәп музеенда каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышланган әдәби-музыкаль дәрестә катнашты.
(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина, фото гәҗитебез фотобанкыннан).
“Герой-шагыйрьне искә алу балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы аң-белемнәрен тагын да баету, сугыш афәтенең һәр кеше һәм һәрбер гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү, шулай ук яшь буында туган як тарихына кызыксыну уяту максатыннан оештырылды. Укучылар Муса Җәлилнең “Карак песи”, “Кызыл ромашка”, “Шагыйрь” һәм башка күп әсәрләрен сөйләделәр. Кунак буларак килгән Варвара Демахина “Бүреләр” шигырен күңелләргә үтеп керерлек итеп җиткерде, – диде укытучы Римма Фәрит кызы. – Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган нәфис фильм чараны тагын да тулыландырып җибәрде. Укытучы Николай Зубрилин мәктәп китапханәсендә әлеге уңайдан китаплар күргәзмәсе, плакатлар, музей сәхифәләрен, сугыш елларын яктырткан рәсемнәр әзерләгән иде”.
Педагоглар әйтүенчә, укытучы Миләүшә Мәүлиханова әзерләгән укучылар Динара Миннуллина, Илья Ещиганов, Ралинә Мәүлиханова шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен сәнгатьле итеп башкарып, чарага тагын да ямь вә илһам өстәгәннәр.
Нет комментариев