Шигъри тәлгәшләр
(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таңнары"). Сиринә Сәйфетдинова, автор фотосы
"Җәйге матурлык"
Җәйнең матурлыгы чәчәкләрдә,
Үләннәргә төшкән чыкларда.
Аның гүзәлле таң атканда,
Шыбыр-шыбыр яуган яңгырда.
Сусаганда иелеп сулар эчәм
Челтерәп аккан салкын чишмәсеннән.
Җаннарыма шифа, кодрәт алам,
Табигатьнең матур бүләгеннән.
Җәйнең сихрилеге менә шунда:
Кошкайларның чут-чут сайравында,
Бар тылсымы яшел урманында,
Сулап туялмаслык һавасында.
Нет комментариев