Шигырьләрдә – туган якка мәхәббәт чагыла
Җәмгыять

Шигырьләрдә – туган якка мәхәббәт чагыла

“Шигъриятнең тылсымлы юллары” – Тәтештә “Лира” әдәби клубы вәкилләренең шулай дигән очрашуы булды.

(Тәтеш, 26 октябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы)). Көз – күп кенә шагыйрьләр өчен елның иң яраткан фасылы: чараның октябрь ае көннәренең берсендә оештырылуы, рус һәм татар телләрендә шигырьләр язучы иҗат кешеләрен шәһәрдәге үзәк китапханәгә җыю  да очрак­лы гына түгел иде. 

“Лира” клубына нигез салучы, китапханәнең комп­лектлау бүлеге мөдире Екатерина Чугунова (рәсемдә) җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул җирле шагыйрьләр тарафыннан тәүге тапкыр бастырылган җыентыклар турында сөйләде, әдәби берләшмәләрнең чишмә башында торучыларны ис­кә алды. Ни аяныч, авторларның кайберләре исән түгел инде, әмма алар үзләреннән соң әдәби мирас калдырган. Шулай итеп, очрашуда Юрий Старшинин, Антонина Долгова әсәрләре яңгырады, шигырьләр язмаса да, аларны тыңларга бик тә яраткан Хөршидә апа Җәгъфәровага карата да шактый җылы эчтәлектәге сүзләр әйтелде.

Чарада шәһәрлеләр генә түгел, шулай ук Зур Әтрәчтән Роза Фәйзуллина белән Келәштән Гөлчәчәк Галимова да үзләренең иҗатларын уртаклашырга килгән иде. Җирле шагыйрьләр Илгизәр Галиева, Светлана Пантюхина, Нина Халикова, Евгений Шестернин, Светлана Камфарова, Сания Сәмигуллина, Елена Калашникова, Татьяна Максимова, Эльмира Җаббарова туган як, табигать гүзәллеге, якын кешеләр турындагы әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
“Лира” әдәби клубы вәкилләренең очрашуы районыбызның талантлы кешеләргә бай булуын тагын бер кат раслады.

 


Нет комментариев