Җәмгыять

Шәхси эшкуарлар чекта товарның яки хезмәтләрнең исемен күрсәтергә бурычлы

Шәхси эшкуарлар 2021 елның 1 февраленнән салым салуның патентлы системасы (ССПС),  салым салуның гадиләштерелгән системасы (ССГС) һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымын  (БАХС) чекларда товарлар яки хезмәтләрнең исемен һәм аларның исәбен күрсәтергә  тиешләр.

(Тәтеш, 6 февраль, «Тәтеш таңнары»).  Шәхси эшкуарлар 2021 елның 1 февраленнән салым салуның патентлы системасы (ССПС), салым салуның гадиләштерелгән системасы (ССГС) һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымын (БАХС) чекларда товарлар яки хезмәтләрнең исемен һәм аларның исәбен күрсәтергә 
тиешләр. Бу хакта салым инспекторы Раилә Низамиева хәбәр итә.

Мондый йөкләмә Федераль законның 4нче маддәсе 17нче өлешендә (№ 290-ФЗ, 03.07.2016 ел) каралган. Шәхси эшкуарлар өчен элек кичектереп тору каралган һәм чекта “товар” яки “хезмәт”не күрсәтергә мөмкин иде. Товарның исеме яки хезмәтләр төгәл, аңлаешлы, товарны яки хезмәтне идентификацияләргә мөмкинлек бирергә тиеш. Шулай ук артикулларны өстәү дә рөхсәт ителә. Реквизитның озынлыгы проб­лемалар белән бергә 128 символдан артмаска тиеш. Әгәр салым түләүченең исәп системасы бар икән, исемнәрне аңардан чыгартып алырга киңәш ителә. Чекта товар яки хезмәтләрнең исемлеге булмаган өчен (РФ АХБ кодексының 14.5нче маддәсе 4нче өлеше): вазифаи затларга – 3 мең сум, шәхси эшкуарлар яки оешмалар өчен 10 мең сум  күләмендә штраф ­каралган.


Нет комментариев