Җәмгыять

“Шәҗәрә – нәсел агачы”

Тәтештәге мәхәлләдә шулай дип исемләнгән муниципаль бәйге булып узды.

(Тәтеш, 10 май, “Тәтеш таңнары, Сания Сәмигуллина ). Күркәм һәм соклануга лаек ярышта Тәтеш, Бакырчы, Үтәмеш, Олы Тархан, Кызыл Тархан, Түбән Тархан, Байраш, Олы Тормы, Алабирде авылларыннан барлыгы егерме ике мәктәп укучысы катнашты. 

Аларны әзерләгән әти-әниләре, укытучылары да балаларга көч биреп, аларга этәргеч булырга тырышты. Шәҗәрәләргә килгәндә, аларның һәркайсы үзенә бер төрле үзенчәлекле итеп эшләнгән иде. Кайберләре портрет сыман рамнар белән әйләндереп, пыяла эченә куелган булса, беришләре яшел агачтагы җимешләр сыман беркетелгән иде. Озынча вазага тутый кош каурые сыман итеп ясалган көмеш “канатларга” беркетелгән ыру-нәсел җепләре дә бик күпләрдә хозурлык хисләре уятты. Ә инде Ирфан хаҗи алып килгән 4 метр чамасы озынлыктагы шәҗәрә һәркем күрә алсын өчен стенага элеп куелды. “Тагын берсе бар, анысы алты метр. Биредә берничә буын туганнарым урын алган. Шәҗәрәне ясатып, барысына да тараттым”, – диде ул бу хакта сүз чыккач.      

Тирә-юньгә күз салам. Балалар берничәшәр булып җыелганнар да, бер-берләрен тыңлап, дулкынлануларын басарга тырышып, эчтән генә пышылдап чыгышларын кабатлый. 
Бәйгене изге догадан һәм үтемле вәгазьдән башлап җибәргән районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов балаларның һәркайсына, укытучыларга, әти-әниләргә җылы теләкләрен белдереп, уңышлар теләде.   

Казаннан ТР мөфтиенең мөхтәсибәт эше буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов районның аксакаллар шурасы рәисе Ирфан хаҗи Халитов, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гүзәл Мингалиева, үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Руслан Сәфәров жюри әгъзалары буларак бәйгечеләрнең тырыш һәм үрнәк итеп куярлык хезмәтен кызыксынып тыңладылар, тиешле бәяне куйдылар. 

Яшь буын үзенең әби-бабалары хакында тулы һәм ышанычлы итеп сөйләде. Үзләренең тамырлары нык булган нәсел агачларындагы һәр яфракка, һәр җимешкә кагылып, алар турындагы якты истәлекләрне барлады. 

“Балаларның җиде, тугыз, унике буынны белүе сөендерде. Гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калуда сезгә нигез ташы булган әби-бабаларыгызның эшен дәвам итәрсез дип өметләнәбез. Сезнең берлектә мондый бәйге алга таба булыр әле”, – диде үзенең чыгышында Асия Заһир кызы. 

“Шатлыклы, сәгадәт булган күркәм бәйгене оештыручылар шушы эшләрегезнең бәрәкәтен күреп, бер-берегезне танып, кардәшлекне ныгытып яшәргә насыйп булсын”, – диде Равил хәзрәт.

“Телне белү, әдәп-әхлак гөленең нигезләре нәкъ тә менә шушы берничә сүздән тора. Ул һәрвакытта күңелегездә саклансын”, – диде Гүзәл Әсхәт кызы. 

Йөрәкләргә күңел җылысы биргән мондый бәйгеләр алга таба да яшь буынның борынгы нәсел җепләрен яңартуга зур этәргеч булып торсын иде. 
 


Нет комментариев