Шәһәр уртасында этләр  йөри
Җәмгыять

Шәһәр уртасында этләр йөри

Шәһәр кешеләре безгә менә шундый фоторәсемнәр юллый, алар үзләрен этләр тешләү куркынычыннан ничек тә сакланырга ярдәм итүебезне үтенә.

(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары"). Бу этләрнең хуҗалары бар бит инде. Аларга үзләренең дүрт аяклы дусларын күзәтеп-бәйдә тотуларын, аларны урамга чыгарып җибәрмәүләрен үтенәбез.

Шулай ук без бүген райондагы административ комиссиягә шалтыраттык. Безгә дүшәмбе көнне урамда хуҗасыз йөргән этләрне аулау планлаштырылган, дип җавап бирделәр.

Эт асраучылар үзләренең дүрт аяклы дусларын кайгыртсыннар, урамга борынчаксыз килеш
чыгармасыннар иде, чөнки бу хәвеф-хәтәр китереп чыгарырга мөмкин. Хәзер мәктәп каникулы бара, һәм сезнең белән безнең балалар ял вакытларын саф һавада уздыруын онытмыйк.

фото: Алла Самойлова


Нет комментариев