Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрле танышының банк счетыннан акча урлаган өчен хөкем ителгән

Тәтеш районы прокуратурасы 37 яшендәге кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары»).  Суд аны банк счетыннан акча урлауда гаепле дип таныган. Хөкем ителүче ир-егет үзенең кәрәзле телефоны аша, “мобиль банк” хезмәтен кулланып, зыян күрүченең банк счетындагы шәхси акчасына керә алу мөмкинлегеннән файдаланып, яшерен рәвештә танышының банк счетыннан 15 мең сум акчасын чәлдергән.
Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аңа кырыс тәртиптәге төзәтү колониясендә тоту белән ике елга ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза билгеләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев