Синоптиклар республикада буран булачагы турында кисәтә
Җәмгыять

Синоптиклар республикада буран булачагы турында кисәтә

3 гыйнварда республиканың кайбер районнарында бозлавык булырга мөмкин.

(Тәтеш, 2 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Иртәгә Татарстанда һава торышы болытлы, кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, көндез -7…-2 градус булачак. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев