Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Синоптиклар: Россиядә «кышкы әбиләр чуагы» булачак

    Һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк.

    (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең көнбатыш һәм көньяк өлешенә субтропик антициклон килде, ул якын көннәрдә төньякка таба киңәюен дәвам итәчәк.

    Синоптиклар сүзләренчә, бу атнада Үзәк Россиядә яшәүчеләрне «кышкы әбиләр чуагы» көтә – һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Метеовести»га сылтама белән хәбәр итә.

    «Моның сәбәпчесе - субтропик антициклон. Ә аның перифериясендәге агымнар Россиягә җылы һава массаларын алып килүен дәвам итәчәк», - дип искәртә портал.

    Кичә Туапсе һәм Симферопольдә термометрның терекөмеш баганасы бу чор өчен хас булмаган +22 градуска кадәр күтәрелгән, Карачай-Черкесия Республикасының кайбер районнарында һәм Кубаньда максималь температура рекордлары теркәлгән.

     

     https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196916/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: