Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил һәм томан хакында кисәтә
Җәмгыять

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил һәм томан хакында кисәтә

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстан территориясендә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әйтик, төнлә һәм иртән республикада көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта урыны белән секундына – 15-20, республикада 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак.
«Төнлә һава температурасы +5..+10, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.

Моннан тыш, төнлә томан төшүе көтелә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/21/195676/


Нет комментариев