Җәмгыять

Сәхнәдә – яшь артистлар

Яшь тәтешлеләр “Театрлы Идел буе” фестивалендә ­катнашты.

 (Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова).   Яшь тәтешлеләр “Театрлы Идел буе” фестивалендә ­катнашты.

Җәй башыннан шәһәрдәге уку йортларында мәктәп яны лагерьләре, хезмәт һәм ял лагерьләре эшли башлады, анда балалар вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп уздыра.
Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең “Кечкенә ил” мәктәп яны лагерендәге балалар июнь көннәренең берсендә читтән торып театр һөнәре белән танышты. Укучылар режиссерның ниләр белән шөгыльләнүен, грим төшерүче, суфлер һәм киемнәр белгеченең ничек эшләвен белделәр, өстәвенә әле, алар театр артистлары булырга теләделәр һәм “Заманча әкият” дигән тамаша әзерләделәр.

Тәтештәге 2нче урта мәктәптә Россиядә Театр елына багышланган тематик чаралар көн саен уза. “Театрлы Идел буе” фестиваленең район этабы кысаларында “Яшьләр” отрядындагы балалар “Әле олылар түгел, шулай да инде балалар да түгел” дигән спектакль куйды, ә “Яшьлек” отрядындагылар – “Мөмкин булмаганны мөмкин” дип ­исемләнгәнне.
Тәтеш татар урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлардан торган театр коллективы тамашачыларга Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәй” әсәре буенча татар телендә тамаша бүләк итте. Балалар рольләрне бик яхшы итеп уйнадылар һәм әкиятнең мәгънәсен тулысынча ачып бирделәр.

 


Нет комментариев