Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлеккә илтифатлы булу зарур

Суррогат алкоголь куллану нинди куркынычлылык  тудыра?

(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары",  Лина Тихонова). Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Наталья Ляченкова белән без суррогат, контрафакт һәм ялган алкоголь, спирт кушылган сыеклыкларның зыяны турында сөйләштек.

– Суррогат алкоголь куллану нинди куркынычлылык  тудыра?

–  Ул еш кына бавыр, бөерләр, күзләр, үзәк нерв системасының бик каты зарарлануына, хәтта үлем очрагына да китерә. Агулануның бер өлеше ялган спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле килеп чыга. Шулай да кайчакларда аны бөтенләй дә өнәмәүче кешеләр дә аңардан зыян күрә.

–  Суррогат алкоголь нәрсә соң ул?

–  Бу көнкүрештә һәм техник кирәк-яраклар өчен файдаланыла торган спирт кушылган сыеклык. Шулай ук моңа тиешсез чимал яки технологияләрне бозып әзерләнгән ялган алкоголь эчемлекләр керергә мөмкин. Аларда этил спирты белән беррәттән төрле матдәләрдәге зарарлы катнашмалар бар. Суррогатларны ике төркемгә бүлеп йөртәләр – этанол булган, яисә этил спирты булмаган чын суррогатлар һәм матдәләр, әмма исерүне барлыкка китерүче – ялган суррогатлар. Зур концентрациядә кертелгән метил, пропил, бутил, амил, кырмыска спирты, этиленгликоль, дихлорэтан һәм төрле билгеләнештәге сыеклыклар ялган суррогатлар исәбендә тора. Алар чиктән тыш агулы һәм төрле органнарга зыян сала. Ялган алкоголь эчемлекләр аеруча да куркыныч тудыра. Аларга эләккән агулы кушылмалар, аеруча да метил спирты, агулану аркасында кайвакытларда үлемгә дә җиткерергә мөмкин.

– Алкоголь суррогатлары белән агулану билгеләрен әйтегез әле.

– Беренче билгеләре күңел болгану, аннары косу, начар хис итү, баш әйләнү, эч авырту, интектергеч баш сызлаулары була. Башлангыч клиник күренеш, шундый ук күп күләмдәге аракы белән агуланган вакыттагы кебек. Аннан соңгы билгеләре агулану нәрсәдән барлыкка килүгә һәм эчемлекнең дозасы никадәрле булуга бәйле. Агуланган вакытта кичекмәстән медицина ярдәме чакыртыгыз.

–  Алкоголь суррогатлары белән агулануны профилактикалау ничегрәк?

– Агулануны иң ышанычлы профилактикалау – суррогат алкогольне беркайчан да кулланмау. Очраклы агулануларны булдыр­мас өчен, азык-төлекне көнкүреш химиясеннән тиешле язуы булган савытта аерым саклагыз. Барлык спиртлы эчемлекләрне яхшы тикшерелгән, махсус кибетләрдән генә сатып алырга кирәк. Һәм иң мөһиме – аларны куллану күләмен белегез. Сезнең сәламәтлек – үзегезнең кулларда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев