Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сораулар профиль хезмәтләргә юлланачак

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт ­Советы депутаты Ләлә Кудерметова безнең районда гражданнарны күчмә кабул итү уздырды. Тәтеш районында яшәүчеләрнең мөрәҗәгате җир-милек, пенсия стажын яңадан исәпләү, матди ярдәм алу төрендәге сорауларга кагылышлы булды. Ләлә Ринат кызы тәтешлеләр белән ­әңгәмә вакытында бирелгән сораулар профиль хезмәтләргә, Дәүләт Советы комитетларына юлланачак дип билгеләп үтеп, аларга күрсәтмәләр бирде.

(Тәтеш, 18 октябрь, "Тәтеш таңнары").  Исегезгә төшерәбез, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә булды. Дәүләт Советы составында түбәндәге комитетлар эшли: дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча; бюджет, салымнар һәм финанслар буенча; икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча; торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча; экология, табигатьне файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча; законлылык һәм хокук тәртибе буенча; социаль сәясәт буенча; ­мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев