Тәтештәге 2нче урта мәктәптә “Мәктәп укучысының мәдәни нормативы” Бөтенроссия мәдәни-белем проекты кысаларында рус классикасы сәгате булып узды.
(Тәтеш, 24 декабрь, "Тәтеш таңнары").
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен “Рус язучылары дөньясында” дигән чара үткәрде. Алар мәктәп укучыларын Николай Носов, Виктор Драгунский әсәрләрендәге геройлар, авторларның биографиясендәге кызыклы фактлар белән таныштырды. Язучыларның хикәяләрендә балалар шундый ук тиктормас һәм кызыксынучан үз сабакташларын күрделәр.
Балалар “Денис сораулары” викторинасында һәм “Игътибар белән укыйбыз” бәйгесендә бик теләп катнашты.
Нет комментариев