Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәрхүш булганда руль артына утырган өчен җәза янавы хакында күп әйтелә...

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:

(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары»). 
“Сәрхүш булганда руль артына утырган өчен җәза янавы хакында күп әйтелә, ләкин кайбер шоферлар моңардан курыкмый. Аңлатыгыз әле, хокук бозучыларга нинди чаралар кулланыла, һич югы бәлки аларны бу куркуга салыр иде”, – дип язашәһәрле Светлана А.

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата: “Исерек килеш машина йөрткән өчен, элек исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән яки вәкаләтле вазифаи затның исерек булуга
медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпләрен үтәмәгән, яисә
РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 2, 4 яки 6нчы өлешләрендә каралганча,
исерек хәлдә җинаять кылган өчен хөкем ителгәнлеге булуы аркасында административ
җәзага җәлеп ителгән өчен РФ Җинаять кодексы тарафыннан җаваплылык
каралган. Әлеге җинаятьне кылган өчен җинаять кануны тарафыннан 200дән
алып 300 мең сумга кадәр штраф, яки 480 сәгатькә кадәрге вакытка мәҗбүри эшләр, яисә
мәҗбүри эшләр яисә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү төрендә җаваплылык каралган.
Билгеләнгән җәзага өстәмә мәҗбүри булып өч елга кадәрге вакытка билгеле
бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү тора (транспорт йөртү хокукыннан
мәхрүм итү)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев