Су ялгышлыкларны кичерми
Җәй – ял итү вакыты, әмма нәкъ менә эссе көннәрдә сулыкларда фаҗигаләр булу куркынычы арта.
Статистика аяусыз: бәлаләрнең күпчелеге гади иминлек кагыйдәләрен санга сукмау аркасында килеп чыга.
– Балалар һәм яшүсмерләр еш кына куркынычның җитдилеген бәяләп бетермиләр. Ата-аналарга балаларын су буенда караучысыз калдырмаска киңәш итәм, хәтта бала суда яхшы йөзә белсә дә. Исегездә тотыгыз: таныш булмаган урында су астында агач төпләре, кискен тирәнлек, көчле агым булырга мөмкин – бу яхшы йөзүченең дә бәлагә таруына китерә. Алкогольле исерткечләр халәте турында аерым әйтеп узасы килә. Алкоголь һәм су – бер-берсенә бөтенләй туры килми торган нәрсәләр. Ул курку тойгысын киметә, координацияне боза, батып үлү куркынычын кискен арттыра, – дип билгеләп үтә РФ ГТМ Коткару хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе ДКСХИ үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев.
Аның әйтүенчә, йөзү әйберләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен саклау да бик мөһим. Көймәдә яки катерда йөргәндә коткару жилеты киегез. Бу рәсмилек кенә түгел, ә судно әйләнгән очракта исән калу өчен чынбарлыктагы мөмкинлек. Һава торышы фаразларын күзәтеп барыгыз: көчле җил һәм давыл вакытында суга керү бөтенләй тыела.
– Узган атнада Буа шәһәрендәге сулыкта бер яшүсмер коткарылды. Ул үз көчен кирәгеннән артык бәяләп, ярдан еракка йөзеп киткән һәм бата башлаган. Бәхеткә, чираттагы коткаручы хәлне тиз арада сизеп алган, тревога сигналы биргән һәм ярдәмгә ашыккан. Санаулы минутлар эчендә ул батучы янына барып җиткән, аны су өстендә тотып торган һәм ярга алып чыккан. Тиз арада эш йөртү һәм дөрес гамәлләр башкару нәтиҗәсендә фаҗига булмый калган. Әлеге очрак – ачык мисал: укытылган коткаручы һәм җиһазландырылган пляж булган урында килеп чыккан хәлнең яхшы тәмамлану мөмкинлеге күпкә зуррак, – дип басым ясый Алексей Владимирович. – Шуңа күрә минем төп киңәшем: коткаручылар сакта торган, төбе тикшерелгән һәм чистартылган рәсми пляжларда гына су коеныгыз. Үзегезне заяга куркыныч астына куймагыз, куелган чикләрдән ары йөзмәгез, таныш булмаган урыннарда суга сикермәгез. Әгәр суда берәр хәл килеп чыкса, шунда ук 112 номерына шалтыратыгыз. Урынны төгәл әйтегез, хәлне тасвирлагыз һәм, мөмкин булса, ашыгыч хезмәтләр килгәнче элемтәдә калыгыз. Сезнең тиз эш итүегез кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин.
Җәй шатлык һәм күңелле хатирәләр вакыты булырга тиеш. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, суда иминлек кагыйдәләрен үтик.
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев