Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су коенырга киткән ирнең мәетен Яңа Кенәр авылындагы плотинада табалар

52 яшьлек ир-ат коену тыелган урында су кергән.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Кич белән су коенырга киткән һәм әйләнеп кайтмаган 52 яшьлек ир-атның мәетен Яңа Кенәр авылындагы плотинада тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 21.06 сәгатьтә 112 бердәм номерына ТР Арча районы Яңа Кенәр авылында плотинада ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр ТР

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар су төбен тикшерәләр һәм ярдан 25 метр ераклыкта һәлак булган кешенең мәетен табалар.

Һәлак булган кеше коену тыелган урында су кергән.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/18/189996/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев