Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сугыш еллары ачлыкта узды

    Нармонка авылы китапханәсе ки­тапханәчесе Людмила Шлячкова балачагы кырыс сугыш елларына туры килгән Володина Александра Павловнаның истәлекләре белән уртаклашты.

    (Тәтеш, 29 июль, "Тәтеш таннары", Юлия Калинина).
    – Мин 1938 елның 13 мартында Тәтеш рай­онының Нармонка авылында кресть­ян гаиләсендә тудым. Без гаиләдә биш бала идек, мин өченче бала идем. Иртә балачагым Бөек Ватан сугышы башлану белән туры килде.
    1942 елда әтине сугышка алып киткәндә миңа дүрт яшь иде. Хәтеремдә, без гел куркып яшәдек.
    Бер төндә без тәрәзәдән сыер тавышын ишетеп уяндык. Әни чыгып китте һәм ишегалдында карак­лар барлыгын күрде. Ул янгын сүндерә торган җиргә йөгерде. Анда һәрчак сакчы бар иде. Сакчыга: “Чаңны как, бездә караклар”, – дип өйгә кайтты. 
    Халык йөгереп килде. Йортыбызны әйләндереп алдылар. Ике ир-ат, дезертирлар, качып китте, ә алар белән бергә булган хатын-кыз безнең базда калды, чөнки ул колакка саңгырау иде һәм үзенең әшнәләренең кычкыруын ишетмәгән. Аннары аны кулга алдылар һәм милициягә алып киттеләр.
    1942 елда аеруча авыр булды. Ачлык иде, ашарга бернәрсә дә булмады. 
    Бервакыт мин бакча артындагы басуга бардым һәм һавада самолет күрдем. Мин бик куркып калдым һәм бәрәңге буразнасына яттым. Аннары самолет очып киткәч, бәрәңге сабагын йолкып алып өйгә алып кайттым. Иртән әни эшкә китте, ә өлкән апаларым аңардан аш пешерде. Мин агуландым. Ярый әле әни иртә кайтты. Ул миңа озак сөт эчертте.
    Шулай итеп, сугыш еллары да үтте. Авыр булды, әмма без түздек. Ә әти кайткач, мин аны бөтенләй танымадым. Бу еллар эчендә онытып бетергәнмен. Ул миңа чит кеше кебек булды. Ул безгә күчтәнәчләр – консервлар һәм шикәр комы алып кайтты. Әтинең күчтәнәчләр белән кайтуына мин бик шатландым, – дип сөйләде ­Александра Павловна.
    Александра Володина 2018 елда вафат булган. 

    фото предоставила Людмила Шлячкова 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: