Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сугыш” сүзе беркайчан яңгырамасын иде

Тәтештә Ленинградны боҗрадан тулысынча азат итүнең 76 еллыгына багышланган митинг булды.

(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Истәлекле чарада шәһәрдәге оешмалар һәм уку йортлары вәкилләре катнашты.

“Блокаданы тар-мар итү көне – Россия тарихында изге көн, Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале һәм каһарманлык үрнәге битләренең берсе 1944 елның 27 гыйнварында ябыла. Шәһәр оборонасы дошманның планнарын юкка чыгара, ленинградчыларны һәм совет сугышчыларын суык­лар да, ачлык та, бомбага тотулар да сындыра алмый”, – дип билгеләп үтте район башлыгы Рәмис Сафиуллов. 

Митингта Ленинград блокадасында яшәгән Зинаида Бибина катнаш­ты, ул чолганыштагы шәһәр тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. “Сугыш” сүзе беркай­чан да яңгырамасын иде”, – диде Зинаида ­Харитоновна.

Җыелучылар һәлак булучыларны Бер минутлык тынлык белән искә алды, Дан обелискына гирлянда куйды һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды. 
“Блокада көннәре бөтен дөнья тарихына кешелек рухының бөеклеге, Ватанга тугрылыгы һәм мәхәббәте буларак кереп калды”, – дип билгеләп үтте Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин. 

Ленинград боҗрасы 900 көнгә һәм төнгә сузылган. Төрле мәгълүматлар буенча, шушы вакыт эчендә 600 меңнән алып 1,5 миллионга кадәр кеше һәлак булган.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев