Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Светлана Камфарова: “Сүзләремне шелтә итеп кабул итмәсеннәр иде”

    3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне.

    (Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Редакциягә тәтешле, II төркем инвалид Светлана Камфаровадан хат килде: 

    “Сезнең – малай! Ә сез­нең – кыз!” – дип сөен­дерәләр нарасыйларын тудырган аналарны. 
    Һәм шул мизгелдән яшь әниләр, ә алар белән бергә бар дөнья, чын нәни кешеләрне тәрбияләүгә алына. Әмма барысы да шома гына бармый. Һәм яшь ата-ана беренчеләрдән булып табибтан сабыеның сәламәтлеге буенча мөм­кинлеге чикле килеш туу­ын ишетүен, күз алдына китереп карагыз. Аларга нинди киңәш бирергә? Сабыйга белгечләр – медицина хезмәткәрләре, психологлар, дефектологлар, педагогларның озакка сузылган бердәм хезмәте генә ярдәм итә ала. Бу эш тизрәк башланган саен, файдасы да шулкадәр күбрәк булачак. Барыннан да бигрәк, балага авыруга караган шикелле, ләкин аңардан сәламәт баладан таләп иткәндәй, мөнәсәбәт булырга тиеш икәнлеген истә тотыгыз. Аның мөмкинлекләрен чиктән тыш арттырмагыз һәм киметмәгез. Ата-аналарга баланың чир чоңгылыннан бары тик үз тырышлыгы белән чыга алуын һәрвакытта истә тотарга кирәк, сез аңа  ярдәм итәргә тиеш. Баланы үзегез ашату яки киендерү тизрәк, җиңелрәк, әлбәттә, әмма аны тәрбияләп, сез үзегезнең тормышыгызны җиңеләйтәсез, ләкин аныкын түгел. Ә бит ата-аналар мәңгелек түгел! Замана агымы артыннан куарга тырышып, үзләренең балаларын ярату аркасында аңа мөмкин кадәр барысын да бирергә омтылучылар минем сүзләремне шелтә буларак кабул ит­мәсеннәр иде. Шулай да проблемага тирән уйлап якын килегез, әгәр физик сәламәтлеге юк икән, шул чакта балага булышырга, барыннан да бигрәк, психологик яктан – кешеләр арасында була белергә, тирә-юньдәгеләрдә үзеңә карата мәрхәмәтлелек уятырга кирәк. Ата-аналар – чирләгән бала өчен бердәнбер якын кешеләр. Исегездә тотыгыз, аңа караганда, теләсә нинди очракта да сезгә җиңелрәк. Әнисенең яки әтисенең елмаюы – аның өчен иң зур бүләк, аның өчен чир белән көрәшүдә иң зур этәргеч һәм яратуларына ышану билгесе”.

    фотосы Светлана Камфарова гаилә архивыннан

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: