Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиб-офтальмолог: "Күзләрне саклагыз"

Төрле яшьтәге кешеләр смартфон һәм компьютер гасырында күз күрүе начарлануга зарлана.

(Тәтеш, 15 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Катаракта – күзләрнең аеруча да еш очрый торган чирләренең берсе, бу вакытта күз күрүе начарлануы көчәя бару белән күз ясмыгының ­тулысынча яки өлешчә томалануы барлыкка килә, сукыраю дәрәҗәсенә җиткәнчегә кадәр.

Әлеге чир ничек барлыкка килә соң? Табиб-офтальмолог Галина Горланова шул хакта сөйли:
“Катаракта көчәюгә йогынты ясый торган берничә сәбәп бар: бу өлкән яшьтә булу; нәселдәнлек; кайбер дару препаратлары кабул итү; гомуми чирләр булу (мәсәлән, шикәр диабеты); чирләр яки күзләр җәрәхәтләнү. Катаракта булган пациентлар еш кына күз күрүенең начарлануына, яктылыкны сизү артуга һәм кимүгә зарлана. Әгәр сездә күз бәбәгенең төсе үзгәрүгә (ул аксыл, тоныграк яисә сорырак төскә керә); төсләрне кабул итүгә; яктылыкка карый алмауга; тәүлекнең караңгы вакытында күз күрүе начарлануга; якты таплар, нечкә сызыклар, таплар барлыкка килүгә; күзләрнең тиз аручанлыгына зарлану барлыкка килсә, бу очракта офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пациентларга башлангыч стадиясендә катарактаның үсүен тоткарлаучы күзгә тамыза торган дарулар билгеләнә, елга 2 тапкыр тикшерү рәвешендә күзәтү алып барыла. Үз белдеклегең белән дәваланырга ярамый. Операция ясатырга мөмкин, ул мәҗбүри медицина иминияте – ММИ кысаларында, ягъни чират тәртибендә бушлай ясала”.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев