Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиблар талпаннардан күчә торган тагын бер авыруны ачыклаган

Авыру билгеләре грипп симптомнарына охшаш.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Табиблар талпаннардан йога торган тагын бер авыруны ачыклаган - бу бабезиоз. Бу хакта Швед лаборатория медицинасы өлкән табибы Лунда Кристина Перрсон сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Бабезиоз - ул инвазив, кеше һәм хайваннарның трансмиссив авыруы. Авыру билгеләре грипп симптомнарына охшаш.

Сәламәт кеше бабезиозны җиңел кичерә ала, авыру үзе узачак. Шуңа да карамастан, паразитлар организмда берничә ел кала ала һәм иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә булмаганда, үлемгә китерергә мөмкин.

Бабезиозны йоктырмас өчен талпаннардан саклануның гомуми кагыйдәләрен үтәү дә җитә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/18/190000/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев