Җәмгыять

Тарханлыларның – команда өстенлеге

Сигез яшь тәтешле кулланучылар хокукларын иң яхшы белүчеләр исеме өчен көрәшәчәк.

(Тәтеш, 26 октябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина). Быел “Кулланучылар хокукларын яклау” олимпиадасында катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан 10 000нән күбрәк кеше гариза биргән, 9441е – катнашкан. Икенче турга 948 укучы чыккан, шуның 32се – Олы Тархан урта мәктәбеннән. Өченче турга 90нан күбрәк укучы сайлап алынган, алар арасында 8 яшь тәтеш­ле дә бар: болар Олы Тархан мәктәбе директоры Расих Шагаев шәкертләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, шулай ук Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы, аны укытучы Елена Чернова әзерләгән. 

“Безнең кебек, бер генә мәктәп тә шундый нәтиҗә җыя алмады, шуңа күрә команда беренчелеге тарханлыларда булачак, – дип җиңүгә ышана Олы Тархан урта мәктәбе директоры Расих Шагаев. – Йомгаклау туры 1 ноябрьдә булачак. Безнең балалар интеллектуаль ярышка яхшы  әзерләнде – аларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге канун белемнәренең дәрәҗәсе үсә”.  

“Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада Татарстанда 2013 елдан бирле үткәрелә.

 


Нет комментариев