ТАССРның атказанган табибы үз эшенең остасы булган
Җәмгыять

ТАССРның атказанган табибы үз эшенең остасы булган

Тәтешле медицинага 30 елдан күбрәк гомерен багышлаган.

Иван Иванович Сучков 1940 елның 14 гыйнварында ТАССРның Тәтеш районы Нармонка авылында туган. 

Ата-аналары ­колхозда эшләгәннәр, әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан, җиңүле 1945 елның гыйнварында һәлак булган.
Ул урта мәктәпне тә­мамлаганнан соң, Казан дәүләт институтының дә­валау-профилактик факультетына “Дәвалау эше” белгече буенча укырга кергән. Яшь белгеч ТАССРның Әлки ­районы Иске Сихтермин участок хаста­ха­нәсендә баш табиб, аннары табиб-хирург белгечлеге эшен бер­ләштереп, Алексеевск рай­онының Базарлы Матак хастаханәсендә баш табиб булып хезмәт куйган. 
Иван Сучков Тәтеш районына 1968 ел­ның мартында район больницасына ординатор-хирург сыйфатында кайткан. Августта инде табиб суд медицинасы буенча әзерләү өчен суд-медицина экспертизасының респуб­лика бюросына юлланган. Шулай ук Казан НИИ  травматология һәм ортопедия клиник ординатурасын тәмамлаган, ул 1979 елдан дәвалау бүлеге буенча баш табиб урынбасары вазыйфасына билгеләнгән. 
Иван Иванович медицина өлкәсендәге яңа­лыклар белән кызыксынган, һәрдаим үз өстендә эшләгән, хезмәттәшләре аның холык ­ныклыгын, эшендәге максатчанлыгын, авыруларга карата мәрхәмәтле, кайгыртучан, аларның ки­черешләрен аңлый бе­лүен билгеләп үтәләр. Табиб тырыш хезмәте ярдәмендә хезмәттәшләре һәм кешеләр ­арасында хөрмәткә ия булган. Югары класслы белгеч, тәү­лекнең төрле вакытында һәм шәхси вакытын да исәпләшмичә, теләсә кайсы минутта авыруга ярдәмгә килергә әзер булган. Аңа беренчеләр­дән булып табиб – травматолог-ортопед ­белгечлеге буенча югары ­квалификация категориясе бирелгән.
“Иван Иванович Суч­ков­ның сәламәтлек саклауны оештыручы буларак таланты дәвалау өлеше буенча баш табиб урынбасары вазифасында ачыла, – дип язган үзенең китабында РФның атказанган табибы Александр Дубровский. – Республикадагы медицина учреждениеләренең барлык җитәкчеләре аның сәләтле булуын әйтәләр иде, шуңа күрә ул авыруларга вакытында квалификацияле һәм махсус ярдәм күрсәтү өчен теләсә нинди дәрәҗәдәге мәсьәләне хәл итте”.   
Хезмәт ветераны Иван Сучков медицина тармагында 30 елдан күб­рәк эшләгән, ул намуслы хезмәте өчен төрле дәрәҗәдәге күп грамоталар, “Сәламәтлек саклау отличнигы” значогы белән бүләкләнгән, 1990 елда аңа “ТАССРның атказанган табибы” дигән исем бирелгән.
Иван Ивановичның  хатыны Галина Вениа­миновна шулай ук табиб булып эшләгән, ул хәзерге вакытта лаеклы ялда. 
Балалары әти-әнисенең эшен дәвам иттеләр, уллары Дмит­рий Тәтеш үзәк район хастаханәсендә табиб, кызлары Наталья – стоматолог.


Татьяна Шиһа­бет­ди­нова, Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы: 
– Иван Иванович искиткеч медицина хезмәткәре булды. Ул безне яклады, һәркем белән уртак тел таба иде. Сөйләшкәндә туры сүзле булса да, бу бөтенләй дә безне үпкәләтмәде, иң мөһиме эштә авыруларны дәвалауда нәтиҗәсе булды. Иван Иванович үзенең фикерен яклый белде, оста итеп ышандырды һәм күп яктан хаклы булып чыкты. Доктор тәҗрибәле хезмәттәшләрен дә, яшь белгечләрне дә хөрмәт итте, без гомер буе аңардан өйрәндек. Иван Иванович үз эшенең остасы һәм ихтирамга лаек кеше иде. 
 


Нет комментариев