Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар атларын үрчетүгә республика хуҗалыкларына 5 млн. сум акча бүленә

Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак.

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясендә  хәбәр  итте.  

Искәртеп  узабыз, 2019 елның  6 февралендә  саклана  торган селекция  казанышларының дәүләт реестрында “Татар” токымлы  атларга  патент теркәлде.   Бу атларның җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык  феноменаль чыдамлыкка ия  булуын   Россия  иппология  фәне дә  билгеләп  үтә, алар  шулай  ук  югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам.  

Бу  атларны  үрчетү  белән   8 -10 еллап  Әлки  районы Әхмәт авылыннан     Фәнис Бакиров  шөгыльләнә. Бу  эштә   аңа  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан Гаилә фермаларын  үрчетү  программасы  буенча  алган  грант нык ярдәм  итә.  

Бу  хакта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  татар  телендә  чыккан «Татар атлары» китабыннан  да  күп нәрсә  белергә  мөмкин.  Бу  китапта    татар  атларының  төп  токым билгеләре - экстерьер, масть, аларның  гәүдә төзелеше, продуктив  сыйфатлары һәм аларның  чыдамлыгы  бик  матур  һәм җентекле  итеп тасвирланган.

Татар  атларының  танылып  өлгерүләрен  дә  әйтеп  китәргә  кирәк:  алар    хәтта  кинога  да  төшеп өлгерделәр.  “Зәләйха  күзләрен  ача”  дигән   фильмда төп  герой   Кремльгә нәкъ  менә  татар  атларында  килә.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X