Җәмгыять

“Татарча диктант” язуда катнашыгыз

Текстлар “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” ­телеканалларында туры эфирда укылачак.

(Тәтеш, 9 сентябрь, Тәтеш таңнары). 

Быел “Татарча диктант” 10 сентябрьдә сәгать 11дә була.

Текстлар  “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” ­телеканалларында туры эфирда укылачак.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны арттыру, аны яшьләр арасында киң җәелдерү, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирү. Соңгы елларда акция Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре һәм чит илләрдә дә киң танылу ала бара. 
Язылган диктантларны Тәтештәге Халыклар дуслыгы йортына (Ленин ур., 92нче йорт) китерергә.


Нет комментариев