Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы ягулык кайтарыла

Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе 41 200 сум тәшкил итә,

(Тәтеш, 6 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак.

Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә. Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык документлар электрон рәвештә racin.ru сайтында тутырыла.

Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе 41 200 сум тәшкил итә, бу күпләп сатып алу бәясеннән (бер тоннага 47 600 сум) 13%ка арзанрак һәм заводлардан күпләп сатып алу бәясеннән 11 %ка арзанрак. Бу бәя узган елга караганда да түбәнрәк. 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулык яз башында тоннасы 42 800 сумнан кайтарылган иде, икенче яртыеллыкта – тоннасы 44 625 сумнан.

Литрларга күчереп санаганда, 0,82 коэффициенты белән аграрчылар өчен дизель ягулыгы бәясе 33 сум чамасы була, бу АЗСлардагы өлешләп сату бәясеннән (литры 46,5 сум) 27 %ка арзанрак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ягулык дизель ягулыклары өчен ЕВРО-5 европа стандартына тәңгәл булачак.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев