Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан омбудсмены һәм хезмәт министры гражданнарны кабул итәчәк

Белгечләр Татарстанда яшәүчеләрнең сорауларына 20 октябрьдә җавап бирәчәк.

(Тәтеш, 19 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская һәм республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 20 октябрьдә гражданнарны кабул итәчәк. Бу турыда омбудсмен матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар 14.00-16.00 сәгатьләрдә Карл Маркс урамы, 61нче йорт адресы буенча кабул ителәчәк.

Республика районнарында яшәүчеләр белгечләргә Skype аша үз сорауларын бирә алачак.

Катнашу өчен 7 (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев