Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авылда гражданнар инициативаларын гамәлгә ашыру буенча проект офислары» конкурсында катнашуга чакыра

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә,2020 елда Россия авыл яшьләре берлеге яшь активистлар үз инициативалары белән авылларны үстерү өчен шөгыльләнәчәк проект офисын - гражданнар активлыгына ярдәм итү һәм аны үстерүнең тотрыклы инфраструктурасын төзергә сәләтле командаларны ачыклау буенча конкурс уздыра.

    (Тәтеш, 14 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Конкурста  җиңүчеләргә  эшчәнлек  өчен  методик  һәм  оештыру ярдәме, консультация ярдәме һәм  административ ярдәм  күрсәтеләчәк,  аларга  өстәмә  белем алу һәм   квалификация  күтәрү  мөмкинлеге  биреләчәк.  

    Конкурста   проект командаларына  берләшкән һәм  завкалар  тапшырган   18 яшькә кадәрге  Россия  Федерациясе  гражданнары  катнаша  ала.    Командада   НКОның һәм башка  берләшмәләрнең яисә  оешмаларның  кимендә  2 вәкиле  булырга  тиеш.    Һәр  командада  әйдәүче  булырга  тиеш, ул  командага җитәкчелек  итәргә, аның эшен җайга  салырга,  шулай  ук   сайлап  алу  вакытында  конкурсның  оештыру  комитеты  белән үзара  хезмәттәшлек  итәргә тиеш була.   

    Конкурс өч  этапта үткәрелә:
    1 этап: 2020  елның  19 гыйнварына  кадәр  – Конкурста  сайлап  алуда  катнашуга  проект  командаларыннан  заявкалар  кабул  итү;
    2 этап: 2020 елның 31 гыйнварына  кадәр – кергән заявкаларның Нигезләмәдә  каралган  заявкалар  бирү  таләпләренә  туры килүен   Эксперт комиссиясе тарафыннан карау, өченче  этапка  чакыру; 
    3 этап: 2020 елның   29 февраленә  кадәр  – Эксперт  комиссиясе тарафыннан  заявкаларны  бәяләү, йомгаклар  ясау һәм  Конкурста  җиңүчеләрне билгеләү. 

    Конкурс буенча  сайлап  алуның  өченче  этабына  үткән, әмма  җиңүчеләр дип танылмаган   командалар  төбәк  ихтыярый  ресурс үзәкләренең һәм Россия  авыл  яшьләре  берлегенең  партнёрлары  була  алалар.   
    Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Нигезләмәдә танышырга  мөмкин.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: