Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аз керемле гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшетлар белән тәэмин итәргә кирәклеген белдергән

Мәктәп укучылары яңа төрдә чыгарылган планшет компьютерлар алачак

(Тәтеш, 10 апрель, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына аз керемле күп балалы гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет компьютерлар белән тәэмин итәргә кирәклеген белдергән. Сүз 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары хакында бара, аларга хәзерге вакытта төп дәүләт имтиханнарына һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә кирәк. ТР Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткән.

“Хәзерге җаваплы чорда – чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга әзерләнү вакытында балаларга ярдәм итү аеруча мөһим. Килеп туган хәлдән балалар кыенлык күрергә тиеш түгел. Безнең бурыч – аларга уңайлы шартлар булдыру. Шуның өчен хәзер мохтаҗ булган гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк”, – дип белдергән Рөстәм Нургали улы.  

Татарстан Республикасы Президенты интернет аша Чаллыдагы лицейларының берсендә һәм Лениногорскидагы нефть техникумында узган онлайн-дәрестә катнашкан. Укучылар һәм укытучылар белән әңгәмә барышында төрле сораулар яңгыраган.

Аз керемле күп балалы гаиләләр өчен әлеге дәресләрдә катнашуга техник чаралар булдыру мәсьәләсе көнүзәк булып тора. Татарстан Республикасы Президенты яңа төрдәге 2 мең планшет сатып алырга кирәклеген белдергән. Әлеге планшетлар белем бирү учреждениеләренә тапшырылачак, аннары гаиләләргә биреләчәк. Уку тәмамлангач, алар янә мәктәпкә кайтарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X