Россия Федерациясе Президенты каршында эшләп килүче стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы, шулай ук аның президиумы составы да яңартылды.
(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршында эшләп килүче стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составына керде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның совет һәм президиум составына үзгәрешләр кертүгә нигезләнгән Указында шулай дип белдерелгән. Документ хокукый мәгълүмат интерет-порталында бастырылган.
“Нигезләмәләрне расларга: а) стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршында эшләп килүче совет составын; б) стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршында эшләп килүче совет президиумы составын”, – дип билгеләп үтелә Указда.
Россиянең яңа Премьер-министры Михаил Мишустин президиумы советы рәисе булды, беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин аның урынбасарлары итеп билгеләнде.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2018 елның 7 маеннан тормышка ашырыла.
Нет комментариев