Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәрендә РФ Президенты Владимир Путин Юлламасын тыңлаячак

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә китте.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Мәскәүдә РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыен Юлламасы белән чыгышын тыңлый. Әһәмиятле чара көндезге сәгать уникедә “Манеж” күргәзмәләр залында уза. ТР Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.  

    Аеруча да мөһим Юллама тантанасына 1,3 мең кеше килер дип ниятләнә. Болар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, РФ Советы вәкилләре, төбәкләрдәге җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре бар.

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аннан соң Татарстанның Россиядәге тулы вакәләтле вәкиллегендә “КамАЗ” йөк машиналары җитештерү заводының беренче директоры Лев Васильев белән очраша. 
      

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: