Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабыз мәктәпләрендә язгы каникулны 19 марттан  башларга дигән мәгълүматны җиткерде
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабыз мәктәпләрендә язгы каникулны 19 марттан башларга дигән мәгълүматны җиткерде

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемеологик тәртип кертелде, ул күмәк чараларның вакытын алыштыруны таләп итә.

(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә язгы каникул вакытын коронавирус таралу куркынычы булу белән бәйле, бер атна алдан чыгуга күчерергә дип бледерде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова “Татар-информ”га шул хакта хәбәр итте.

“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча мәктәпләрдә каникул көннәре күчерелде. Ул 19 марттан башлана. Республикабыз Президенты шулай ук мәктәптә каникулны озайту зарурилыгы булган очракта, Казанда дистацион рәвештә укыту буенча эшләү мөһимлеген белдерде”, – диде Лилия Галимова.

Республикабызда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемологик тәртип кертелде, ул күмәк чараларның вакытын башка көнгә күчерүне таләп итә.
 


Нет комментариев