Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү вакытында шәһәр урамында йөрүчеләрне тикшерүне көчәйтергә кушкан

Республика халкыннан оператив штабның кайнар линия телефонына борчулы мөрәҗәгатьләр шактый килгән.

(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары»). Кешеләр санитар-эпидемиология тәртибе вакытында да урамда йөрүчеләрнең күп булуына дәгъва белдергән. 

Алар сәламәтлекләре өчен борчылганлыктан, төрле чаралар күрүне үтенгән.

Татарстан Республикасы Президенты әлеге нисбәттән шәһәрләрдә бүгеннән патруль эшләрен көчәйтергә тәкъдим иткән. Патрульлек итү махсус хезмәтләргә йөкләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 6 апрельдә чыккан махсус карар нигезендә, административ хокук бозган өчен беркетмәләр тутыру буенча вәкаләтле оешмалар исемлеге шактый зурайтылды. 
Өегездә торыгыз!

РФ Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хәбәр иткәнчә, көндезге вакытта 3 экипаж эшли, төнлә – 2. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре составында көн саен 8әр кеше хезмәт куя. Имин булмаган эпидемиология хәлендәге чит илләрдән кайткан карантинда булган затлар өчен шулай ук аерым төркем эшли. Бүгенге көндә  үз-үзеңне изоляцияләү тәртибе буенча 15 хокук бозу ачыкланган. Хокук бозуларның барлык фактлары буенча административ беркетмә тутырылган. Авыл җирлекләрендә тикшереп торуны участковыйлар тормышка ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев