Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укуларның 6 апрельдән читтән торып белем алу төрендә башланачагын белдерде

Кизү төркемнәре балалар бакчаларында эшләвен дәвам итәчәк.

(Тәтеш, 5 апрель, "Тәтеш таңнары"). ТРның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, мәктәпләрдә, урта һөнәри белем йортларында һәм югары уку йортларында укулар барышы 6 апрельдән дистанцион төрдә дәвам итүе хакында белдерде.

"1нче сыйныфтан алып 11нчегә кадәр барлык класслар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион төрдә укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак", - диде ул.
Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов республикабыздагы балалар бакчаларында кизү тору төркемнәре эшләвен дәвам итәчәген белдерде. 

"Безнең "алгы сафларда" булган кешеләребез шәһәрләребезнең, республикабызның яшәешен тәэмин итүчеләр борчылмасын. Аларның балаларын дежур төркемнәр кабул итәчәк",- диде ул.

Мәгариф министры барлык мәктәпләрнең дә дистанцион формада укытуга әзер булуын әйткән иде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев