Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә

Махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры чирәм яндыру тыела.

(Тәтеш, 7 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Татарстанда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары — күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев хәбәр итте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

«Коры чирәм, чүп янып китүгә юл куймау, табигый янгыннарны киметү максатыннан, торак пунктларны янгыннан саклау буенча аерым режим кертү турында Татарстан Министрлар Кабинеты карары кабул ителде», — диде ул.

Бакчачылык ширкәтләрен, халыкның күпләп ял итү урыннарын йөреп чыгар өчен янгын сүндерү, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә хезмәткәрләре, үзирекле янгын сүндерүчеләрдән торган профилактик төркемнәр булдырылган.

«Махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры чирәм яндыру тыела. Шулай ук, урман янгыннары чыгу куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый», — дип кисәтте Сергей Сергеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев