Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 22 кластер булдырылган

2026 ел башына «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектында Россиянең 79 төбәге катнашкан.

Бу 300дән артык белем бирү-җитештерү кластерлары. Хәзерге вакытта Татарстанда 22 кластер булдырылган. Бу турыда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Профессионалитет» программасы студентларга заводлардагы кебек үк реаль җиһазларда укырга ирек бирә. Бу чыгарылыш укучыларына озак стажировкасыз гына шундук профессионаллар белән бергә эшләү һәм беренче көннән үк республика икътисадына файда китерү мөмкинлеге ача», – дип сөйләде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Проектны финанслауның гомуми күләме 2,9 млрд сумнан күбрәк. Акчаның төп өлешен (1,9 млрд сум) федераль бюджет бүлеп биргән, Татарстан бюджеты 547,8 млн сум керткән, ә эш бирүчеләр проектка 491,05 млн сум белән ярдәм иткән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-belem-biru-klasterlary-buldyru-buenca-rossiya-tobaklare-arasynda-aldyngy-5926519

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев