Татарстанда Африка чумасы табылган
Дуңгызларның Африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызларның аеруча куркыныч, кискен вируслы авыруы.
(Тәтеш, 11 август, “Тәтеш таңнары”).
Куркыныч авыру
– Барысы да бик җитди. Спас, Югары Ослан районнарында дуңгызларда Африка чумасы очракларын теркәделәр. Әлеге вирус дуңгызларга карата бик аяусыз һәм ул бик тиз таралу үзлегенә ия. Хайваннар арасында авырулар һәм үлем дәрәҗәсе йөз процентка җитә. Аннан дарулар да, вакциналар да юк. Бердәнбер чара – Африка чумасы кабынган урында барлык дуңгызларны юкка чыгару, үләксәләрне, агач хуҗалык корылмаларын, тиресне, терлек азыгы калдыкларын, аз кыйммәтле карау әйберләрен яндырып юкка чыгару. Җир кишәрлекләренә, дуңгызлар тоткан корылмаларга дезинфекция ясыйлар, – дип хәбәр итә районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Карантинны барлык дуңгызларны юк иткәннән соң 30 көннән соң алалар, ә аларны алга таба үрчетү мәсьәләсе, карантинны бетергәннән соң, бер елдан соң гына карала. Бу чирнең вирусы бик нык. Ул зур территориядә бик тиз таралырга мөмкин. Дуңгызларның Африка чумасы барлыкка килгән очракта төп бурыч – килеп чыккан урынны кыска вакыт эчендә юк итү һәм авыруны таркатуга юл куймау.
Авыруга юл куймас өчен нишләргә?
• үз хуҗалыгыңның биологик яктан яклау дәрәҗәсен күтәрергә;
• дуңгызларны чыгармыйча асрауны тәэмин итәргә;
• дуңгызларны ветеринария документларыннан башка сатып алмаска;
• терлек азыгын ветеринария таныклыгы белән генә сатып алырга;
• урманда булганнан соң, дуңгызлар торган корылмаларга өс һәм аяк киемен алыштырып керергә;
• дуңгызларның авыру һәм үлү очракларын яшермәскә;
• ветеринария тикшерүе, вакцинация һәм башка эшкәртү өчен баш санын бирергә;
• рөхсәт ителмәгән урыннарда хайваннарның мәетләрен һәм аларны карап тотудан калган калдыкларны ташламаска;
• һәлак булган яки мәҗбүри үтерелгән дуңгызларның итен эшкәртергә тырышмаска;
• кыргый кабаннар яши торган урман массивлары аша үтә торган тыныч агымлы елгалардан һәм кечкенә елгалардан хайваннарга эчертү өчен суын кулланмаска;
• дуңгызларның башка хайваннар һәм чит кешеләр, синантроп кошлар белән элемтәгә керүенә юл куймаска, тоташ коймалар, махсус сеткалар кулланырга;
• җиләк яки гөмбә җыеп кайтканнан соң, аяк киемен һәм кием-салымны эшкәртергә;
• дуңгызчылык продукциясен (казылык, ит, ярымфабрикатлар һәм башкалар) – бары тик кибеттә яки базарларда, дуңгыз итен ветеринария экспертизасы лабораториясендә контроль узганны гына сатып алырга.
Җаваплылык турында
Үз артыннан дуңгызларның Африка чумасы учаклары барлыкка килүгә һәм аның таралуына китергән гамәлләр (бернәрсә дә эшләмәү) өчен административ җаваплылык һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Искәрмә
Кыргый кабан үләксәсе табылган, дуңгызларда Африка чумасы билгеләре пәйда булган яки алар кинәт үлгән очракта ки-
чекмәстән Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Телефон: 8(84373) 2-87-74.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев