Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бер балыкчы батып үлгән, икенчесен эзлиләр

Водолазлар көймәдән 30 метр ераклыкта һәм 2,2 метр тирәнлектә 64 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар.

(Тәтеш, 6 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда бер балыкчы батып үлгән, икенчесен коткаручылар эзли. Бу турыда «Татар-информ»га һәлакәт урыннан үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Шимбә, 4 апрельдә иртән 59 һәм 64 яшьлек ир-атлар Кама Аланына балыкка киткән һәм өйгә кайтмаганнар. Алар соңгы тапкыр 17.00 сәгать тирәсендә элемтәгә чыккан. Шуннан бирле башка хәбәрләре булмаган.

Балыкчыларны эзләргә алтынчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләренең кизү төркеме барган. Агач көймәдә балыкчыларның әйберләре табылган. Коткаручылар елганың 4 кв. м мәйданын караган, сулык төбен һәм 5 км елга ярын тикшергәннәр, әмма ир-атларны тапмаганнар.

Бүген иртән эзләү эшләрен дәвам иткәннәр. Водолазлар көймәдән 30 метр ераклыкта һәм 2,2 метр тирәнлектә 64 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар.

Икенче балыкчыны эзләү эшләре дәвам итә.

фото: Валентин Кулагин

18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X