Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе юл билгесенә килеп бәрелгән
«Тойота» машинасын йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалтып, ут баганасына һәм юл билгесенә килеп бәрелгән, аннан юл кырыена төшеп киткән.
(Тәтеш, 6 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе, идарәне югалтып, ут баганасына һәм юл билгесенә килеп бәрелгән, аннан юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллыдан үз хәбәрчесе хәбәр итте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
5 апрельдә Тукай районындагы Чаллы – Боерган-Илбухтино трассасының беренче километрында, «Тойота» машинасы юл билгесенә һәм ЛЭП баганасына бәрелеп, кюветка төшеп киткән.
37 яшьлек чит ил машинасы хуҗасының машина йөртү стажы - 19 ел. Ир-ат 2019 һәм 2020 елның берничә аенда гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен җиде тапкыр бозган.
Юл-транспорт һәлакәтендә ул җәрәхәтләнгән. «Тойота» шоферы Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән.
фото: Валентин Кулагин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев