Татарстанда давыл кисәтүе игълан ителде
Җәмгыять

Татарстанда давыл кисәтүе игълан ителде

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстанда урыны белән бик көчле җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

Көн дәвамында һәм кичен көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитәчәк. 
 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/28/196039/


Нет комментариев