Татарстанда дүрт кешелек гаилә һәлакәткә очраган
Җәмгыять

Татарстанда дүрт кешелек гаилә һәлакәткә очраган

Җиңел машина трактор белән бәрелешкән.

(Тәтеш, 13 апрель, «Тәтеш таңнары»). Арча-Әтнә юлында Түбән Аты борылышында «Приора» машинасы белән трактор бәрелешкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аны «Татар-информ» «Арча хәбәрләре» хәбәр итә.

Ике балалы гаиләнең авылдан китеп барышлары булган. Руль артында — Утар Аты кияве, хатыны шул авылдан. Дүртесен дә хастаханәгә алып киткәннәр. Тракторчы исерек булган, дигән сүзләр дә бар.

«Каты түгел, уртача дәрәҗәдәге авария, әлегә тикшерү бара», — диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

фото: очевидцы


Нет комментариев