Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстанда шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7 процентка артык

    Әлеге культураның иң зур уңышы Тәтеш районында – бер гектардан 532 центнер. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Зәй районы - 516 центнер, өченче урында Минзәлә районы, анда гектарыннан 506 центнер уңыш алынган.

    (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Республикада шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

    Ведомство мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең гектардан алынган, ягъни бу культура мәйданнарының 99 проценты. 2 млн 774,4 мең тонна татлы тамыр җыелган, узган елның шушы чорында ул 2 млн 131,7 мең тонна алынган.

    «Республика буенча шикәр чөгендеренең уртача уңышы гектардан 438,9 центнер тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 105,8 центнерга яисә 31,7 процентка артыграк», – дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

    Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, әлеге культураның иң зур уңышы Тәтеш районында – бер гектардан 532 центнер. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Зәй районы - 516 центнер, өченче урында Минзәлә районы, анда гектарыннан 506 центнер уңыш алынган.

    «Иң күп шикәр чөгендере Зәй районында җыелган – 481,8 мең тонна. Шулай ук Буа һәм Сарман районнары да шикәр чөгендере җитештерү буенча лидерлар рәтендә, аларның күрсәткечләре – 359,8 мең тонна һәм 355,9 мең тонна», – диде Фәргать Зиннәтов.

    Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 6 ноябрьгә ил буенча тулаем алганда, 1,07 млн гектар мәйданнан шикәр чөгендере казып алынган, ягъни чәчелгән мәйданның 93,1 проценты (2018 елда – 1,05 млн). Шул ук вакытта 49,5 млн тонна (2018 елда – 38,7 млн тонна) уңыш җыелган, уңдырышлылык бер гектардан 464,7 центнер (2018 елда-369,4 центнер) булган.
     

    https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196584/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: