Татарстанда тугыз градуска кадәр җылытачак
Җәмгыять

Татарстанда тугыз градуска кадәр җылытачак

Республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз.

(Тәтеш, 18 март, «Тәтеш таңнары»). Бүген, 18 мартта, Татарстанда антициклон йогынтысына бәйле коры һәм җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. «Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык», — дип искәртә синоптиклар.

Көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев