Татарстанда яңгыр явачак һәм көчле җил булачак
Җәмгыять

Татарстанда яңгыр явачак һәм көчле җил булачак

Иртәгә төнлә һәм иртән һава торышының бозылуы көтелә.

(Тәтеш, 1 август, "Тәтеш таңнары"). Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил исәргә һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада төнлә һәм иртән яңгыр явуы көтелә. Яшен вакытында җил көчәеп, аның тизлеге секундына — 15-20, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Аны «Татар-информ» хәбәр итә.


Нет комментариев