Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яшәүчеләрне онлайн-сораштыруда катнашырга чакыралар

Андагы карарлар эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдереләчәк.

(Тәтеш, 7 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанлыларны җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтә торган учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган онлайн-сораштыруда катнашырга чакыралар. Ул ел саен 31 декабрьгә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматларына күз салсак, 2019 елда Татарстанда үткәрелгән сораштыруда ун меңнән артык кеше катнашкан.
“Сораштыру аноним рәвештә уздырыла, аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү максатыннан кулланылачак”, – дип билгеләп үтәләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Идарә карарлары чыгару сораштыруның төп нәтиҗәсе булачак. Бу карарлар эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев