Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз явуы көтелә
Җәмгыять

Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз явуы көтелә

Көндез һава температурасы 25 градустан артмаячак.


(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 июльдә, төнлә һәм көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгырлар көтелә, урыны белән көчле итеп яварга мөмкин. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз да көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төньяк һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, вакыты белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә температура +11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +20...+25 градуска кадәр җылытачак. Бигрәк тә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында салкын булачак, ә төньяк-көнбатышта – җылырак.

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/13/189748/


Нет комментариев